Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Ч. Дарвин һәм төрләрнең килеп чыгуыБезнең планетада тере организмнарның шундый күптөрлелегенең сәбәбе нәрсәдә соң? Тереклек ияләренең яшәү шартларына гаҗәеп җайлашуын нәрсә белән аңлатырга? Бу сорауга җавапны органик дөньяның килеп чыгу механизмнарын һәм үсешен ачып бирүче эволюцион тәгълимат бирә. Бөек инглиз галиме Чарлз Дарвин (1809—1882) табигать үсешен табигый законнарга бәйләп аңлата. Ул, йорт хайваннары токымнарының һәм культуралы үсемлекләр сортларының күптөрлелегенә игътибар итеп, шундый нәтиҗәгә килә: кеше сортлар һәм токымнарны индивидуаль нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге нигезендә барлыкка китерә. Бу үзгәрүчәнлек һәрбер организмга хас, һәм ул бер үк төрдәге затларны бер-берсеннән аерырга мөмкинлек бирә. Буыннан буынга кеше күп санлы затлар арасыннан үзе өчен файдалы нәселдәнлек билгесенә ия булган затларны гына нәселгә калдыра килгән: мәсәлән, сөтлерәк сыерларны, күбрәк йомырка салучы тавыкларны, эрерәк җимешле үсемлекләрне. Нәтиҗәдә хайваннарның кеше өчен кирәкле сыйфатларга ия яңа токымнары һәм үсемлекләрнең яңа сортлары китереп чыгарылган. Культуралы формаларның килеп чыгуын аңлау төрләрнең килеп чыгышын аңлатырга мөмкинлек бирә. Кеше тарафыннан үткәрелә торган ясалма сайланышка нигезләнгән нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге табигатьтә дә күренә. Әле ул үзеннән-үзе (үсемлекләр һәм хайваннарның культуралы формалары килеп чыгуга китермәгән кебек) яңа төр барлыкка килүгә китерми. Табигатьтә төр ясалу процессын билгеләүче сәбәпләр булырга тиеш. Бу — яшәү өчен көрәш һәм табигый сайланыш. Яшәү өчен көрәш — организмнарның үзара һәм тышкы тирәлек шартлары белән катлаулы һәм күптөрле мөнәсәбәтләре ул. Терек табигатьтә ул котылгысыз: чөнки организмнар чиксез үрчүгә сәләтле (ата һәм ана затларның һәрбер пары уңайлы шартларда бик күп үрчем бирә), ә тереклек ресурслары чикләнгән. Бу исә бер үк төрле азык, охшаш яшәү шартлары һәм үрчү өчен көрәшкә (конкуренциягә) китерә. Кайбер затлар гына җитлеккәнче яши һәм нәсел калдыра ала. Яшәү өчен көрәш процессында табигый сайланыш бара һәм әйләнә-тирәлекнең билгеле бер шартларында яшәрлек файдалы билгеләре булган затлар гына исән кала, ә андый билгеләре булмаганнары үлә. Нәтиҗәдә билгеле бер тирәлеккә җайлашканрак организмнар үрчемле буын калдыра һәм аларның саны арта бара. Мәсәлән, агач кәүсәләре корым белән капланган промышленность районнарында каен карышлавыгы дигән күбәләкнең карасу канатлыларының саны арта бара. Чөнки әлеге төс бөҗәкләрне аларның табигый дошманнары булган кошларга күренмәс итә. Шулай итеп, буыннан буынга яшәү өчен көрәш һәм табигый сайланыш нәтиҗәсендә төрләр тирәлек шартларына ныграк җайлашу юнәлешендә үзгәрәләр. Тирәлекнең төрле шартларына җайлаша барып, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроорганизмнар үзләрендә төрле үзенчәлекләр булдыралар һәм, шулай итеп, терек табигатьнең күптөрлелеген барлыкка китерәләр. Ч. Дарвин тәгълиматы раславынча, эволюциянең — табигать үсешенең хәрәкәтләндерүче көчләре табигатьнең үзендә. Бу — нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге, яшәү өчен көрәш һәм табигый сайланыш.
|